«Холокост:  буйлы киемле балачак»: бер китапның бенефисы (12+)

27 гыйнварда 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Холокост:  буйлы киемле балачак» исеме астында бер китапның бенефисы узды. Холокост корбаннарын искә алу көнендә очрашу ирланд язучысы Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабына багышланды.  

бенефис
IMG_3090
IMG_3063
IMG_3096

Алып баручы укучыларны китапның сюжеты белән таныштырды, анда автор Икенче бөтендөнья сугышы чоры вакыйгаларын сөйли һәм барысын да гөнаһсыз сигез яшьлек малай Бруно күзлеге аша күрсәтә. Аның лагерь рәшәткәләренең теге ягындагы еврей малае белән танышуы һәм дуслыгы, ахыр чиктә, көтелмәгән һәм баш җитмәслек нәтиҗәгә китерә. Марк Херман тарафыннан төшерелгән шул ук исемдәге фильмнан күрсәтелгән өзекләр китапның мәгънәсен һәм төп фикерен тирәнрәк аңларга һәм тоярга ярдәм итте. Китап бенефисы концлагерьда әсир булган Людмила Голодяевскаяның «Дети войны» һәм актриса Олеся Судзиловская башкаруында яңгыраган «Дети в Освенциме»дан юллар белән үрелеп барды. Күрсәтелгән презентация материалы катнашучыларга Освенцим – Аушвиц лагере – әсәрнең төп герое гаиләсенә яшәргә туры килгән урынны күзалдына китерергә мөмкинлек бирде. Китап бенефисы Д. Бойн әсәреннән: «Конечно, всё это случилось очень давно и никогда больше не повторится. Не в наши дни и не в нашем веке» дигән сүзләр белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: